Уфада бер яшьлек бала 1,5 сантиметрлы саморез йоткан.
Бала аны үзе генә уйнап утырган вакытта табып алып, авызына капкан. Әти-әнисе моны күреп, сабыйны бер сәгатьтән ашыгыч медицина ярдәме табиблары белән дәваханәгә алып килгәннәр.
Рентгент баланың ашказанында ят предмет булуын күрсәткән. Кечкенә пациентны балалар хирургиясе бүлегенә салганнар һәм ФГДС үткәреп, наркоз астында уникеилле эчәктән аны алганнар.
Саморезны вакытында алу табибларга куркыныч хәлләрне булдырмаска ярдәм иткән. Мәсәлән, хирургик дәвалау кирәк булган эчәк перфорациясен , дип билгели Телеграм-каналында сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Фото:ТГ-канал Айрата Рахматуллина