Татарстанда “М7” юлында шартлаткыч төягән машинаны туктатканнар. Югары Ослан районында “Малиновка” контроль-үткәрү пунктында бер пенсионерны тоткарлаганнар. Аның машинасында 22 заряд шартлаткыч матдә тапканнар. Бу хакта “БИЗНЕС Online” көч структураларындагы чыганагы мәгълүматларына таянып яза. Пенсионерның исеме – Владимир Фетисов. 65 яшьтә. “Ford” машинасында Мәскәүдән Хабаровск шәһәренә барышы булган. 5 мартта багажнигындагы сумкасында шәхси әйберләре арасында шартлаткыч матдәле 6 цилиндр, арткы утыргычлары артында – тагын 16 цилиндр табылган. Пенсионер бу шартлаткычларның аңа ничек килеп эләгүен аңлата алмаган. “Шартлаткыч матдәләрне законсыз сату, саклау һәм ташу” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Исегезгә төшерәбез: “Малиновка” контроль-үткәрү пункты Югары Ослан районы ягыннан Идел елгасы аша салынган күпергә керү хутында урнашкан.
ВТ