Түбән Сикияз. 6 март - "Балтач таңнары". Балтач районы хуҗалыкларында тракторларга техник карау үткәрү башланды. “Луч” җәмгыятендә унбиш берәмлек техниканы тикшерделәр. Аларның күпчелеге хәвефсез файдалану таләпләренә туры килә.
- Авыл хуҗалыгы техникасы паркын хәвефсез файдалану хуҗалыкның инженерия хезмәтеннән шулай ук механизаторларның үзләреннән тора. Техника үзеңә йөкләнгән икән, инструкция буенча каралган аның барлык механизмнарының төзеклеген тәэмин итәргә тиешсең. Чөнки техник төзексезлек фаҗигага китерергә мөмкин,- диде дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Айрат Галләмов, “Луч” җәмгыятендә тракторларга техник карау үткәрелгән көнне, механизаторларга мөрәҗәгать итеп.
Район буенча тәсъдыйк ителгән графикка ярашлы, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә тракторларга техник карау үткәрә башладылар. „Луч” җәмгыяте тракторларын беренчеләрдән булып карау мәйданчыгына бастырды. Хуҗалыкта барлыгы 24 берәмлек үзйөрешле машина исәпләнә. Боларның унсигезе көпчәкле тракторлар.
- Безнең хуҗалыкта хәвефсезлек кагыйдәләре белән исәпләшми мөмкин түгел. Чөнки эштә булган трактор авыл урамнары аша узып паркка кайтарыла. Кызу эш чорларында механизаторларга басу юлларыннан гына түгел, автотранспорт хәрәкәте югары интенсивлыктагы автотрассадан да йөрергә туры килә. Мондый очракта ут сигналлары, гомумән, үзйрешле машина баръяклап төзек булуы мөһим, - ди “Луч" җәмгыяте директоры Марат Габидуллин, хуҗалыкта трактор паркын паркын хәвефсез файдалану мәсьәләсенә һәркем җаваплы каравын билгеләп.
“Луч” җәмгыятендә быел 1640 гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарырга планлаштыралар. Туфрак өлгерү белән, дүр агрегат дым каплату, уҗым культуралары чәчүлекләрен тырмату эшләренә күмеләчәк. Авыл хуҗалыгы техникасы язгы кыр эшләренә әзер. Моны техни карау нәтиҗәләре ачык күрсәтте.
Карау мәйданчыгына көпчәкле - унике, чылбырлы өч берәмлек трактор куелды. Карау нәтиҗәләре буенча, тиешле талон тапшырылып, техниканы файдаланырга рөхсәт бирелде.
Тикшерү барышында тракторларның техник торышына, ут сигналлары, тормоз, руль системасы төзек булуына, механизаторның тракторчы-машинист таныклыгы барлыгы юклыгына, трактор янгын сүндергеч, аптечка белән комплектлануына игътибар иттеләр. Аерым механизмнар төзеклеген ачыклау өчен махсус приборлар да файдаланылды. Шулай ук үзйөрешле машиналарны хәвефсез файдалану турында механизаторлар белән әңгәмәләр алып барылды.
Техниканың бер өлеше әле кышкы сакта. Берничә берәмлек трактор терлекчелек тармагын хезмәтләндерә. Илдар Фаманов, Миңнехан Галиханов, Әнвәр Шәйхуллин, Финур Сәйфетдиновлар бу көннәрдә һәркөнне эштә. Түбән Сикияз, Тутагач сөтчелек фермаларын терлек азыгы белән тәэмин итә алар. Вакыт җитү белән, алар да язгы кыр эңшләреннән читтә калмаячак.
Трактор паркын файдалану бүген кыйммәткә төшә. Мәсәлән, 2023 елда 4393 мең сумлык дизель ягулыгы кулланылган. Алмаш өлешләр дә кыйммәт. Көпчәкле тракторның бер покрышкасы гына да 44 мең сум тора.
- Ничек кенә авыр булмасын, техника ремонты барышында, гомумән трактор паркын хәвефсез файдалануны тәэмин итү өчен финанс кыенлыклары булдырмаска тырышабыз,- ди “Луч" җәмгыяте директоры Марат Габидуллин, хуҗалыкта трактор паркы төп таяныч булуын билгеләп.
„Луч” җәмгыятендә тракторларга техник карау үткәрү барышында мәгълүмат-консультация үзәге директоры Вадим Галиәкбәров катнашты һәм эшләр барышында хәвефсезлек техникасына җаваплы карарга кирәклегенә басым ясады.