Новости
5 март 2024, 05:50

Солы күп авырудан булыша

Аны элек-электән файдаланганнар.

Солы ярмасы йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасына файдалы, организмда матдәләр алмашын яхшырта. Ревматизм, буыннар авыртуыннан да шифасы зур аның.

Ашказаны-эчәк авырулары вакытында. 1 стакан солыны 6-8 мәртәбә юарга, шуңа 2 стакан су салып кайнатырга. Су яртылаш кайнап беткәч, 2 аш кашыгы бал салып, тагын берничә минут кайнатырга. Катнашманы көнгә 2-3 мәртәбә ашар алдыннан эчәргә кирәк.

Диабеттан. 100 г солы орлыгына 3 стакан кайнар су салып, 8 сәгать төнәтәсе. Шуны көнгә 3-4 мәртәбә яртышар стакан эчәргә кирәк.

Бөер һәм сидек куыгы борчыганда. Бер стакан солы ярмасына 1 л кайнар су салып кайнатырга кирәк. Суның яртысы кайнап бетәргә тиеш, аннан аны сөзәсе булачак. Шуңа 2 стакан сөт өстәп, 20 минут кайнатырга кирәк. Көнгә 3 мәртәбә, ашар алдыннан 1әр стакан эчәсе.

Буыннарга тоз утырганда һәм авыртканда. Бер аш кашыгы солы орлыгын 1 л кайнар суга салып, 2 сәгать тотарга, аннан сөзәргә. Әлеге төнәтмәне бер ай буе көнгә 3 мәртәбә, ашарга ярты сәгать кала яртышар стакан эчәргә кирәк.

Склероздан. 1 стакан солы ярмасына 1 литр кайнар су салып кайнатырга, күләме яртылаш кимегәч, сөзәргә һәм шуңа 2 стакан сөт өстәргә кирәк. Шуны көнгә 3 мәртәбә, ашар алдыннан 1 стакан эчәргә.

Сәламәт булыгыз. Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Мең дә бер киңәш тән

 

Автор:
Читайте нас