Новости
5 март 2024, 09:30

Кеше ни өчен төш күрә?

Йоклаганда адәм балаларына матур да, куркыныч та төшләр керә. Кеше ни өчен төш күрә соң?

Кеше ни өчен төш күрә?Кеше ни өчен төш күрә?
Кеше ни өчен төш күрә?

Бу сорауга “Саләх” мәчете имам-хатибы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ болай дип җавап биргән:

— Төшнең 3 чыганагы бар: Аллаһ, шайтан һәм фикер-уйларыбыз. Аллаһтан булган төшләр Аннан килә. Андый төшләрне, гадәттә, пәйгамбәрләр күргән. Төш ачык, өзлексез булуы белән аерылып тора. Кеше йокысыннан уянгач та, төшне сөйләп бирә ала. Алар билгеле бер мәгънәгә ия, андый төш тормышка аша. Әмма кайчан икәне безгә мәгълүм түгел. Пәйгамбәрләргә Аллаһтан күрсәтмәләр төш аша да килгән.
Икенчесе — шайтаннан булган төшләр — куркыныч һәм шомлы була. Биектән егылып төшкәнне, буа башлаганнарын яисә суда батканыбызны күреп, куркып уянып китәбез һәм тиз генә тынычлана алмыйбыз. Чөнки шайтан төштә безгә зыян салырга тели.
Өченчесе — башыбызда йөрткән фикер-уйларыбыз сәбәпле кергән төшләр. Икенче төрле аны: “Тавык төшенә тары керә”, — дип әйтү дөрес булыр. Мондый төшләр көн дәвамында безнең белән булган вакыйгалар, әйтелгән сүзләр белән бәйле.

Ирек Мәйданы ннан

Автор:
Читайте нас