Новости
2 март 2024, 12:20

Балтачта Коръән укып үсәләр

Борайда Розалия Хәтмулла кызы Зарипова истәлегенә кызлар арасында Коръән укучылар зона бәйгесе үтте.

Балтачта Коръән укып үсәләрБалтачта Коръән укып үсәләр
Балтачта Коръән укып үсәләр

Бүген, 2 мартта Борай районында кызлар арасында Коръән укучылар конкурсы үтте.  Ярышларда 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге кызлар катнашты.

Иң яхшыларын 5 номинациядә ачыкладылар:

I 7 яшьтән 8 яшькә кадәр (минималь белем 5 сүрә);

II-9-10 яшь (минималь белем 8 сүрә);

III 11 яшьтән 12 яшькә кадәр (минималь белем 10 сүрә);

IV - 13 яшьтән 14 яшькә кадәр (минималь белем 12 сүрә);

V 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге конкурсантлар, 1 булса да джуз белүчеләр.

Конкурс 2024 елның 2 мартында 10:00 сәгатьтә Борай авылының Тарихи мәчетендә (Ленин урамы, 79) үтте.

Гүзәл Камалтдинова шәкертләре (Иске Балтач авылы Үзәк мәчете шәкертләре) сынатмады.

Газизә Заһирова 1 урынга лаек булды.

Әмирә Хаматнурова номинациядә җиңү яулады.

Иллария Хафизов дәртләндерү бүләгенә ия булды.

Иманлы алмаш үсә Балтачта. Афәрин, кызлар! Булдырасыз!

 

Балтачта Коръән укып үсәләр
Балтачта Коръән укып үсәләр
Балтачта Коръән укып үсәләр
Балтачта Коръән укып үсәләр
Балтачта Коръән укып үсәләр
Балтачта Коръән укып үсәләр
Балтачта Коръән укып үсәләр
Автор:
Читайте нас