Башкортстанда бүген төнлә ашыгыч хезмәтләргә Бөре шәһәрендә янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча хезмәткәрләре янгынны сүндергән.
“Янгын сүндерү вакытында бер ирнең үле гәүдәсе табылган һәм әле аның шәхесе ачыклана. Шулай ук 15 яшьлек яшүсмер зыян күргән - ул дәваханәгә озатылган”, — дип хәбәр ителә БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетының матбугат хезмәтендә.
Вакыйга шартларын өйрәнү һәм мондый очракларны булдырмау буенча алга таба анализлау өчен вакыйга урынына дәүләт комитеты инструкторлары чыккан.