Ярышларда, армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар һәм киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез командалары үзләренең көчләрен сынады. Ярышлар бик кызу һәм күңелле барды, командалар төрле конкурсларда зирәклектә, җитезлектә көч сынаштылар. “Скакалка сикерү”, “Отжимание”, “Автомат сүтеп кору”, “Бәрәңге әрчү” «Противогаз киеп салу” һәм башка ярышларда, эстафеталарда командалар берсе дә сынатмады.
Жюри әгъзалары, конкурс нәтиҗәләре белән таныштырып, командаларның бар яктан да булдыклылыгын бәяләделәр.
Ирина Разетдинова, мәдәни чараларны оештыручы