Барлык яңалыклар
Новости
22 февраль , 16:32

Балтач умартачыларын нәрсәләр борчый?

Балтач умартачылары районда Умартачылар ассоциациясе булдырырга кирәк, дигән фикердә

Балтач умартачыларын нәрсәләр борчый?
Балтач умартачыларын нәрсәләр борчый?

Иске Балтач. 22 февраль - "Балтач таннары". Балтач умартачылары районда Умартачылар ассоциациясе булдырырга кирәк, дигән фикердә.

Бал  һәм башка төр продукция җитештерү буенча, умартачылык тармагында безнең республика илдә лидерлыкны тотса да, хәл итәсе мәсьәләләр бар әле. Яңа сезонны башлап җибәрер алдыннан умартачылар төбәк киңәшмәләрендә фикер алыша.

Сөйләшү барышында умартачылыкта кадрлар әзерләү турында сүз барды. Умартачылык  белән шөгыльләнү  өчен урман участокларын арендалауны рәсмиләштерү,   урманнарга ефәк күбәләге һөҗүме һәм аның белән көрәш чаралары темасы күтәрелде.  Белгечләр умартачылык өлкәсендәге яңа ветеринария таләпләре турында да фикер алыштылар.  Киңәшмә  барлык катнашучыларга өлгергән мәсьәләләр буенча фикер алышырга, кирәкле мәгълүматны төгәлләргә һәм аграрийлар белән турыдан-туры хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирде.

Күп кенә төбәкләрдә, шулай ук чит илләрдә безнең республиканы бал җитештерүдә әйдәүче  төбәк буларак беләләр. Башкортстан товарлыклы бал җитештерү буенча илдә беренчелекне тота-2023 елда җирле умартачылар 6 мең тонна  продукция  алды, шулай ук өбәк умарталар саны буенча лидерлыкны тота.  Республика буенча 298 мең, умарта иисәпләнә  дип билгеләп үтте Краснокама районы Куян авылында  узган  умартачыларның ззона киңәшмәсендә Башкортстан Республикасы  Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов.

Киңәшмәдә республиканың төньягындагы һәм төньяк-көнбатышындагы 17 районнан килгән умартачылар катнашты.

Фәрит Вәлитов билгеләп үткәнчә, умартачылык  буенча  әйдәүче 15 район республика буенча  товарлыклы балның  балның 48 проценттан артыгын җитештерә.  Унбиш районның башында  Мишкә районы тора. Анда елына җитештерелгән  товарлыклы  бал күләме  296 тонна тәшкил итә.

Министр урынбасары шулай ук республикада умартачыларга дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. Бу  -  «2019-2030 елларга Башкортстан Республикасы буенча умартачылыкны үстерү " комплекслы программасы кысаларында  колодка-чолык  умартачылыгын үстерүгә субсидияләр, «Агростартап» һәм «Гаилә фермасы» федераль программалары буенча умартачыларга грантлар. Моннан тыш, профильле юнәлешләр буенча югары яки урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар авыл җирлегендә умартачылык оешмаларына эшкә урнашканда  ярдәмгә өмет итә  алалар. Бу дәүләт ярдәме чарасы популярлык казана, ә катнашучылар саны елдан-ел арта.

Умартачылар, галимнәр, тармак экспертлары уртак диалог, уртак проблемаларны чишү юлларын эзләү һәм тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашу өчен семинарга җыелдылар. Сөйләшү барышында умартачылыкта кадрлар әзерләү турында сүз барды. Умартачылык алып бару өчен урман участокларын арендалауны рәсмиләштерү, башкорт урманнарына ефәк күбәләге һөҗүме һәм аның белән көрәш чаралары темасы күтәрелде. Семинарда умартачылык өлкәсендәге яңа ветеринария таләпләре турында да фикер алыштылар.

Шулай ук республикада бал кортларының җирле токымын саклау  проблемасы күтәрелде.  Җирлекләрдә безнең климат шарттларына яраклашмаган бал кортлары кайтару фактларына юл куела. Мәсәлән,  былтыр Бакалы районына көньяк төбәктән үрчетү максатлары белән бал кортлары пакетлары китергәннәр. Җирле умартачылар уяу булып чыга. Шундук тиешле органнарга хәбәр итәләр. Шикле пакетларны сатттырмыйлар.  Безнең районда мондый фактка тап булган очракта 8960803654 телефонына шалтыратырга кирәк. Көньяк төбәкләрдән китерелгән бал кортлары җирле бал кортларын умарталарын талый.

Җирле климат шартларына яраклы бал кортларын читттән алып кайткан очракта да  ул кортлар  карантин шартларында булырга тиеш.  Безнең районда моның өчен Күзәй авылы янында махсус урын билгеләнгән. Анда бал кортлары бер ай дәвамында тикшерүдә була. Белгечләр  бал  кортлары йогышлы зарарлы чирләр белән зарарланганмы, юкмы икәнлеген ачыклый.  Ә  көньяк төбәкләрдәге бал кортлары вируслы талпан белән нык зарарланган. Бу варроатоздан да  куркынычрак.  Гомумән,  башбаштакланып, көньяк төбәкләрдән  бал кортлары кайтару  үзебезнең җирлек умартачылыгы хуҗасы – урта-рус токымлы  бал кортларын юк итүгә китерәчәк, Әлеге вакытта безнең район  җирле бал кортлары саны буенча   төньяк районнар арасында икенче урында тора.

Шулай ук районда умартачылар ассоциациясе булдыру да умартачыларны берләштереп кенә калмас, килеп туган проблемаларны хәл итәргә дә  ярдәм итәр иде.

Ямил Исламов,

һәвәскәр умартачы.  

Автор:
Читайте нас: