Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль , 08:33

Балтач районы МХО да унбишенче ир-егетен югалтты...

Контракт хезмәтенә юлланган югары иванайлы Дамир Галискаровның якыннары кайгылы хәбәр алды...

20 февраль көнне Түбән Сикияз авылында бер ел элек МХОда батырларча һәлак булган Фәйзелхан Абдуллин истәлегенә тактаташ ачу тантанасы барышында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев районга МХО да һәлак булган унбишенче ир-егетнең кайгылы хәбәре килү турында белдерде.

Старшина Дамир Галиаскаров МХО да хәрби бурычын Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең мотоукчылар батальонының мотоукчылар ротасында өлкән укчы вазифасында үтә. 2024 елның 25 гыйнварында Украина, ЛНР, ДНР территорияләрендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак була. 

"Балтач таңнары" гәзите редакциясе Дамир Галиаскаровның гаиләсенең, туганнарының авыр кайгысын уртаклаша.

1988 -1990 елларда Иванай урта мәктәбендә бер класста укыган сыйныфташым Дамир Галиаскаров ачык йөзле, якты күңелле кеше буларак хәтердә калган. Кешеләргә ярдәмгә ашыккан, кечелекле Дамир Владиленовичның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә озак сакланыр.  

Көнтүгеш авыл биләмәсе башлыгы Игорь Яниев:

—Көнтүгеш авыл биләмәсе хакимияте Дамир Владиленович Галиаскаровның үлеме белән бәйле туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Дамир Галиаскаров 1973 елның 21 июнендә күп балалы гаиләдә өченче бала булып туа. 1979-1990 елларда Иванай урта мәктәбендә укый. Мәктәптә укыганда ул чаңгы ярышлары, җиңел атлетика буенча спорт ярышларында даими катнаша. Дамир игелекле, ярдәмчел, намуслы, ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер егет иде.

Мәктәптә укыганнан соң РФ Хәрби-Диңгез Флотында хәрби хезмәт үтә. Чакыру буенча хезмәттән соң, бер ел контракт буенча Төньяк флотта су асты гаскәрләрендә хезмәт итә. Контракт вакыты тәмамлангач, туган авылына кайта.

Ключевское лесничествосының Уразай участогында, аннары туган колхозында эшли.

2023 елның ноябрендә РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм МХО үтү зонасына хезмәткә юллана.

МХО зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, үзен батыр сугышчы һәм ышанычлы иптәш итеп күрсәтеп, хәрби бурычларны үти.

Без аның батырлыгына хөрмәт йөзеннән баш иябез. Ул чын патриот, Ватанны саклаучы иде.

Геройның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә озак сакланыр!

Хушлашу һәм җирләү вакыты һәм урыны турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: