Ул проект 17 февральдән 7 мартка кадәр дәвам итәчәк. Сайлаучыларны алда торган Президент сайлаулары турында хәбәрдар итү чикләрендә участок сайлау комиссияләре әгъзалары “Информ УИК” кушымтасы ярдәмендә йорт саен (квартира саен) йөреп чыгачаклар.
Сайлаучыларны хәбәрдар итү барышында тавыш бирү көне, тавыш бирү алымнары турында сөйлиләр, теркәлкән кандидатлар турында мәгълүматлар җиткерәләр.
—Йорт саен йөрү барышында (бер үк вакытта) бинадан тыш (өйдә) тавыш бирүгә заявкалар да җыела. Район территориясендә 7178 йорт исәпләнә. 2024 елның 1 гыйнварына сайлаучылар саны 15138 кешегә тиң. 20 февральгә участок сайлау комиссияләре әгъзалары 2734 йортны йөреп чыктылар, 5206 сайлаучы белән күрешеп, аларны алда торган сайлаулар турында хәбәрдар иттеләр. Сайлаучылар бу проектка, "обходчик"лар эшенә аңлы карый, кәефләре яхшы. Сайлауларда катнашырга теләкләре зур, — ди Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Биктубаев.
“Обходчик”лар эш көннәрендә 17.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 10.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәкләр.