Новости
17 февраль 2024, 13:41

ВСУ Авдеевкадан гаскәрләрен чыгара

Моны Зеленский үзе дә таныган.

ВСУ Авдеевкадан гаскәрләрен чыгараВСУ Авдеевкадан гаскәрләрен чыгара
ВСУ Авдеевкадан гаскәрләрен чыгара

Украина Президенты Владимир Зеленский ВСУ командованиесе гаскәрләрне Авдеевкадан алып китәргә карар кабул иткәнен раслаган. Бу хакта ул Мюнхен иминлек конференциясендә сорауларга җавап биргәндә белдергән.

“Бу бик логик, гадел һәм профессиональ карар украиннарның гомерләрен саклап калу < > > бу дөрес карар, чолгап алынмас өчен, башка линияләргә китәргә карар ителде”, — дигән ул.

Авдеевкадан китүе турында узган төндә ВСУ башлыгы Александр Сырский игълан иткән. Украина хәрбиләре соңгы көннәрдә белдергәнчә, алар өчен хәл кискен, Киев 2023 елның маенда тапшырган Артемовскига караганда начаррак.

Авдеевкадагы ВСУның кискен хәлен Пентагонда да таныйлар. Анда Украин армиясенең боеприпасы һәм башка ресурслары бетүен билгеләп үткәннәр, ә шәһәрнең якынлашып килүче югалтуын Америка ярдәме яңадан торгызылмый котылгысыз яңа җиңелүләрнең алдан хәбәрчесе дип атаганнар.

Авдеевка Донецкның Төньяк бистәсе, ВСУ куәтле ныгытмасына әверелгән. Хәзер шәһәр өчен сугыш бара.

РИА Новости

Автор:
Читайте нас