Йосып. 15 февраль - "Балтач таңнары". Башкортстанда температура рекорды куелган. 15 февраль иртәсендә Кыйгы районы Йосып авылында һава температурасы – 40 градуска кадәр җиткән
Салкыннар ягыннан февраль гыйнвардан калышмый. Төбәктә арктика һава массасы өстенлек итә. Кыйгы районының Йосып авылында -40 градуска кадәр салкынайткан. Бу хакта 15 февральдә Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр кылдылар. Ведомство мәглүмәтләре буенча, узган тәүлектә Башкортстанда температура төнлә -28, урыны белән -33, төньяк-көнчыгыш районнарда -41 градуска кадәр түбәнәйгән. Яңавылда һәм Учалыла -32, Кариделдә - 35, Белоретта һәм Бакалыда - 30 градус булган.
Социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итүенчә, Аскында да, урыны белән, һава температурасы – 40 градуска җиткән. Мөгаен, безнең районда да андый урыннар булгандыр. Һәрхәлдә, Иске Балтачта гына да ература аермасы берничә градус тәшкил итә кайчак.