Новости
14 февраль 2024, 08:37

Үзе дә исерек, “права”сы да, машинасының номеры да юк...

ЮХХДИ хезмәткәрләре юлда 17 яшьлек “лихач”ны туктатканнар.

Үзе дә исерек, “права”сы да, машинасының номеры да юк...Үзе дә исерек, “права”сы да, машинасының номеры да юк...
Үзе дә исерек, “права”сы да, машинасының номеры да юк...

Октябрьский шәһәренең Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “ВАЗ-2114” машинасын туктаталар. Аның тәрәзәләре дә тонировкаланган була, өстәвенә дәүләт теркәү номеры да булмаган. Машина руле артында 17 яшьлек егет булган. Аның белән сөйләшкәндә инспекторлар егетнең исерек хәлдә булуын да ачыклыйлар.

Вакыйга урынына егетнең әтисе чакырылган. Полиция хезмәткәрләре аның янында балигъ булмаган баланы исерек хәлдә булуын тикшергәннәр.

Яшь егеткә карата автоинспекторлар РФ Административ хокук бозулар кодексы 12.8 мәддәсенең 3нче өлеше буенча административ протокол төзегәннәр. Машинаны махсус парковкага урнаштырганнар. Егет сүзләренчә, машинаны ул үзе сатып алган.

Полиция хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу факты буенча процессуаль карар кабул итү өчен балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенә, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу бүлегенә профилактик эш алып бару өчен җибәрелгән материал туплаганнар.

Автор:
Читайте нас