Новости
13 февраль 2024, 13:57

Балтачлылар – умартачылар семинарында

Балтач районы делегациясе Краснокама районында узган умартачылар семинарында катнашты.

Балтачлылар – умартачылар семинарындаБалтачлылар – умартачылар семинарында
Балтачлылар – умартачылар семинарында

Балтач районы делегациясе Краснокама районында узган умартачылар семинарында катнашты. Биредәге чарага 17 район вәкилләре җыелган.

Умартачылар, галимнәр, тармак экспертлары уртак диалог төзү, проблемаларны хәл итү юлларын эзләү, тәҗрибә белән уртаклашу өчен бергә җыелганнар.

Сөйләшү барышында умартачылыкта кадрлар әзерләү турында сүз барган. Умартачылык эшен алып бару өчен урман участокларын арендалауны рәсмиләштерү темасы да күтәрелгән.

Семинар барлык катнашучыларга фикер алышырга, кирәкле мәгълүматны төгәлләргә һәм аграрийлар белән турыдан-туры хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек биргән.

Автор:
Читайте нас