Барлык яңалыклар
Новости
12 февраль , 11:29

Дөньяда беренче кеше яңа вирустан үлгән

Тагын нинди вирус инде?

Дөньяда беренче кеше яңа вирустан үлгән
Дөньяда беренче кеше яңа вирустан үлгән

Дөньяда беренче кеше яңа Аляскапокс вирусыннан (Alaskapox virus, AKPV) АКШның Кенай ярымутравында вафат булган. Бу хакта Алясканың сәламәтлек саклау департаментына сылтама белән Alaska Public Media яза.

Яман шешне дәвалау аркасында иммунитеты какшаган ир-атның үлеме турында ведомство хәбәр иткән. Ул урман зонасында ялгыз яшәгән һәм йортсыз мәче белән аралашкан, ул аны даими рәвештә тырнап торган һәм вак тычкан, күселәрне аулаган дип әйткән. Хайванны AKPVга сынау нәтиҗәсе тискәре булып чыккан.

Аляскапокс вирусы штатта 2015 елда табылган, аның симптомнары котыру чире билгеләренә охшаш. Эпидемиолог доктор Джулия Роджерс сүзләренчә, вирус беренче чиратта хайваннарга йога. Ул AKPV инфекциясе очраклары сирәк булыр һәм иммунитеты какшаган кешеләрнең үлем ихтималы зур түгел дип көтә. Роджерс вирусның кешедән кешегә күчүенә дәлилләр юклыгын ассызыклаган.

«Аляска оспасы»н йоктыру бары тик алты кешедә генә расланган, алар барысы да Фэрбенкс районында теркәлгән. Алар барысы да хайваннар белән контакт нәтиҗәсендә барлыкка килгән. AKPV булу-булмавына вак имезүчеләрне тикшергәннәр, аны нигездә кызыл кыр тычканнарында һәм тиеннәрдә тапканнар. Инфекция очраклары бик аз булганлыктан, эпидемиологлар кешеләрнең вирусны ничек йоктыра алуларын төгәл белмиләр. Роджерс вирус, мөгаен, зарарланган хайван белән турыдан-туры элемтәдә булганда тарала дип саный.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Курган өлкәсендә дүрт кешегә һөҗүм иткән бүредә зомби-вирус шикләнелгән. Зомби-вирус беренче тапкыр Американың Колорадо штатында табылган, авыру боланнарда ориентацияне югалту сәбәпле инфекция үз исемен алган. Бу вирус нәтиҗәсендә баш миендә зарарлы процесслар башлана.

Сак булыгыз!

 

Автор:
Читайте нас: