Новости
9 февраль 2024, 10:48

Иске Балтачта “Управдом” форумына җыелдылар

Иске Балтачта күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең күрсәтелгән хезмәт өчен  “Коммуналь хуҗалык”  җәмгыятенә  барлыгы 2994 мең сумлык бурычлары  бар

Иске Балтачта “Управдом” форумына җыелдыларИске Балтачта “Управдом” форумына җыелдылар
Иске Балтачта “Управдом” форумына җыелдылар

Иске Балтач. 9 февраль - "Балтач таңнары". Иске Балтачта күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең күрсәтелгән хезмәт өчен  “Коммуналь хуҗалык”  җәмгыятенә  барлыгы 2994 мең сумлык бурычлары  бар.

"Управдом" форумы  халыкның  торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге мәсьәләләр буенча җаваплы оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре белән фикер алыша  өчен уникаль мәйданчык булып тора.

Иске Балтачтагы форум район хакимимияте башлыгы Илгиз Субушев, Иске Балтач авыл  җирлеге хакимияте башлыгы Илгиз Рәхимҗанов, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк-операторы    вәкиле Андрей Тарасов,  Бөредәге “Климат” җәмгыяте вәкиле Денис Пономарев, капиталь ремонт Фонды вәкиле Анатолий Пегов катнашында узды.

 - Район үзәгендә күпфатирлы 21 йорт бар.  Аларның унҗидесе үзәкләштерелгән җылыту системасына тоташтырылган.  Күпфатирлы ике йортта яшәүчеләр  өйләрен үзләре газ ягулыгы ярдәмендә җылыта.  Ике йорт электр корылмасы ярдәмендә җылытыла.  Моннан берничә ел элек район үзәгендәге  күпфатирлы берничә йорт тирәсе “Башкирские дворики” республика программасына ярашлы төзекләндлерелде.  Ремонт таләп ителгән йортлар да юк түгел, - диде  Иске Балтач район авыл җирлеге хакимияте башлыгы Илгиз Рәхимҗанов,  район үзәге халкына  яшәү өчен уңайла  шартлар булдыру фронтында башкарылган эшләр белән таныштырып.

2024 елда “Уңайлы шәһәр мохите” проекты буенча  Совет урамына тротуар салу, Энергетиклар урмамының Болын урамына тоташкан урыныннан алып  - Автостанциягә кадәр өлешендә аллея булдыру, Комсомол һәм Киров урамнары кисешкән урында  Колый Балтачев исемендәге парк төзү планлаштырыла.

Форумда күпфатирлы йортларны үрнәкле тәртиптә тоткан йортлар рәисләренә  Җирле хакимиятнең Рәхмәт хатлары тапшырылды.   Зинфира Күлмөхәмәтова, Айваз Сафетдинов, Рәвил Фәисханов, Мәблия Әхмәтовалар  лаек булды аларга.

Форумда  табигый газдан файдаланган  күпфатирлы йортлар хуҗалары хәвефсезлек таләпләрен  үтәргә тиешлегенә басым ясалды.  “Газпрогазораспределние” җәмгыятенең Иске Балтач участогы  начальнигы   Нияз Сәрвәртдинов билгеләвенчә, җилләтү, төтен чыгару  системасы төзек булмаган  йортлар  газ белән тәэмин итүдән чикләнә.  Аларның төзеклеген  контрольдә тоту    белән  “Газпрогазораспределние” җәмгыятенең Иске Балтач участогы,  Радик Галимҗанов индивидуаль  предприятиесе, Бөредәге “Климат” җәмгыятьләре шөгыльләнә.   Чыгыш ясаучылар әйтүенчә,  тикшерүләр елга өч тапкыр уза. Аерым  фатир хуҗалары тикшерүгә килгән белгечләрне өйләренә кертми.  Тикшерү булган көнне фатир хуҗаларының өйдә булмаган очраклары да булгалый.  Ә газ хуҗалыгындагы кимчелекләргә вак мәсьәлә дип карарга ярамый.   Моннан берничә ел элек Бөредә ис газына тончыгып бер гаилә һәлак булды бит! Шулай ук янгын хәвефсезлеге турында да онытырга ярамый.  Районның янгынга каршы профилактика хезмәте үзәге инструкторы Ришат Хиҗапов билгеләвенчә, районда быел ике янгын теркәлгән.  Күпфатирлы йортларда яшәүче янгын чыгуын искәртүче сигнал корылмасы белән  бушлай  тәэмин ителергә тиеш булган категория гражданнар барысы да приборга ия булган. Ә приборның  эшчәнлеген  тәэмин итүгә фатир хуҗалары үзләре бурычлы.  Вакыт узу белән,   сигнализаторның батареясен алыштырырга туры килә.

“Коммуналь хуҗалык”  җәмгыяте директоры Марат Ибраһимов билгеләвенчә,  предприятие  2200 йортны  су белән тәэмин итә, 450 фатир җылылык челтәренә тоташтырылган.  Ә 1 февральгә булган мәгълүматлар буеннча, күпфатирлы йортларның  күрсәтелгән хезмәт өчен  “Коммуналь хуҗалык”  җәмгыятенә 2994 мең сумлык бурычлары бар.  Моның 2600 мең сумнан артыгы җылылк өчен.  Шул ук вакытта Иске Балтачның  Киров урамының 11 санлы, Комсмомол урамының 108 санлы йортларының бер тиен дә бурычлары юк.   

 Ә күп фатирлы йортларга капиталь  ремонт үткәрү  39 елга билгеләнгән – озайлы һәм өч елга  билгеләнгән кыска вакытлы программалар буенча башкарылганлыгы турында әйтелде.   

 Гомумән, очрашу диалог форматында  узды. Форумда балтачлылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап ала алдылар.  

 

Иске Балтачта “Управдом” форумына җыелдылар
Иске Балтачта “Управдом” форумына җыелдылар
Иске Балтачта “Управдом” форумына җыелдылар
Иске Балтачта “Управдом” форумына җыелдылар
Автор:Дамир Хайртдинов
Читайте нас