Барлык яңалыклар
Новости
8 февраль , 14:16

Башкортстанда миллионерлар саны бер кешегә арткан

Ул бу акчаны лотереяга откан!

Башкортстанда миллионерлар саны бер кешегә арткан
Башкортстанда миллионерлар саны бер кешегә арткан

1 246 125 сумлык суперприз белән дәүләт лотереясе тиражы 7 февральдә уйнатылган.

Катнашучы уен кырында өстәмә санлы комбинацияләрне билгеләп үткәнгә күрә, аның җиңүе 26 200 сумга арткан һәм 1 272 325 сум тәшкил иткән.

Лотерея оештыручылары хәбәр иткәнчә, җиңүче әле җиңү өчен мөрәҗәгать итмәгән. Катнашучының мобиль кушымтада 5 625 сумлык билет сатып алуы гына билгеле.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, 2023 елда Башкортстан халкы лотереядә 100 млн сумнан артык акча откан.

Лотереяда җиңүче сез түгелме?

Чыганак: Башинформ

Автор:
Читайте нас: