Уразай авылы мәктәбе хезмәткәрләре махсус операциядә катнашучылар өчен 28 банка тушенка ясадылар. Тушенка әзерләү өчен итне шәхси эшкуар Рөстәм Дильмиев бирде.
Бу эш гомумән Иске Янбай авыл биләмәсе башлангычында оештырылды. Изге гамәлдән Дамир Дилмиев КФХсы да, шәхси эшкуар Илдус Шайбәков, "Ключи" лесничествосы коллективы да читтә калмады. Җыелган акчага парафин, башка кирәк-яраклар сатып алынды. МХОга чакырылган якташ ир-егетләргә посылкалар әзерләнде.
Банкадагы аш солдатларга өй ризыгы, җылы гаилә учагы тәмен хәтерләтәчәк. Сугышчылар үзләренең ялгыз түгеллеген, якыннарының, якташларының, бөтен илнең аларга ярдәм итүен белсеннәр!
-Укытучы Николай Салимгареев итне ваклап турап бирде. Пешекчеләр Фидания Нуртдинова, Зилә Шайбәкова һәм хезмәткәрләр Зәлифә Ульданова, Зилә Гатауллина пешкән итне стерильләштерелгән банкаларга тутырып каплап тордылар, - ди мәктәп директоры Мәдинә Әхмәтханова.
Балтач районы авылларында Үзебезнекеләргә ярдәм чаралары киң колач ала.