Новости
7 февраль 2024, 06:29

Игътибар: Башкортстанда юллар ябылган!

Кар-буранга, күрү начараюга бәйле кертелгән чикләүләр кайсы юнәлешләргә кыгыла?

Игътибар: Башкортстанда юллар ябылган!Игътибар: Башкортстанда юллар ябылган!
Игътибар: Башкортстанда юллар ябылган!

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәлегеннән хәбәр итүләренчә, бүген, 6 февральдә, 21:00 сәгатьтә Магнитогорск – Ира автомобиль юлының 101 – 241нчее километрында (Баймак һәм Зилаир районнары) барлык төр транспорт чаралары өчен хәрәкәт туктатылган.

Шулай ук йөк транспорты һәм юлларда пассажирлар транспорты өчен:

- Сермән – Амангилде – Баймак юлының 101-183-нче километрында (Баймак районы).

- Стәрлетамак – Белорет – Магнитогорск 249-275-се километрында (Әбҗәлил районы).

Чикләүләр начар һава шартлары – кар, буран, күрү мөмкинлеге начараюга бәйле кертелгән.

Хәрәкәтне чикләүнең якынча тәмамлану вакыты 7 февраль 10:00 сәгатькә кадәр көчендә кала.

Фото: @bash_gibdd

Башкортостан

Автор:
Читайте нас