Иске Балтач. 6 февраль - "Балтач таңнары". Балтач районында Гаилә елы “Минем гаиләм-минем таянычым” конкурсы белән башланып китте.
-Гаиләнең төп максатын илебез Президенты балалар тууында күрә. Димәк, бу халкыбыз тулылыгы, илебез дәвамы. Төбәгебездә тату, бәхетле гаиләләр, балалар белән тулы гаиләләр мөмкин кадәр күбрәк булсын. Халкы бердәм булган саен, ил бәхетлерәк була. Кызганычка каршы, бихисап гаилә башлыклары бүген МХО кырларында гаскәри бурычларын үти. Районыбыздан ике йөздән артык ир-егет илебез азатлыгы өчен көрәшә. Аларның исән-имин, җиңү булән кайтуларын телик,- диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев районда Гаилә елын рәсми ачу тантанасында ясаган чыгышында.
Район башлыгы билгеләвенчә, төбәктә Гаилә елы җылылык, уңай һәм мөһим моментлар белән тулы булырга вәгъдә итә. Планга ярашлы, бихисап чаралар каралган.
Гаилә елы районда “Минем гаиләм-минем таянычым” конкурсы белән башланды.
Гаилә-бар нәрсәнең нигезе. Анда без нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен билгеләргә өйрәнәбез. Анда бер гаиләдән икенчесенә күчә торган кыйммәтләр тәрбияләнә.
Хәер, гаилә темасы моңа кадәр дә игътибар үзәгендә булды. Ил, республика күләмендә үрнәкле гаиләләрне билгеләп килделәр. Әлеге тантанада районнан шундый ике гаилә клотлаулар кабул итте. Иске Балтачтан Зөһрә, Наил, Гөлназ, Айдар Галләмовлар гаиләләре 2023 елның “Ел гаиләсе” бөтенроссия конкурсының республика этабында “Гаилә традицияләрне саклаучы” номинациясе җиңүчесе булдылар. Әле күптән түгел Иске Балтачтан Гүзәл, Рияз, Рөстәм Вәлиевлар гаиләсе “Яңа ел гаилә спорт уеннары”ның республика этабында “Спортив гаилә” номинациясендә җиңеп кайттылар.
“Минем гаиләм-минем таянычым” конкурсында катнашучылар үзләренең гаиләләренең үзенчәлеген, шәҗәрәсен чагылдырган күргәзмә дә тәкъдим иттеләр.
Тантананы алып баручылар билгеләвенчә, һәр гаилә уникаль. Бәйгедә катнашучыларның гаилә стажы да төрлечә. Кемнеке алтмыш елдан артык, берәүләрнеке әле алты ел гына. Алар төрле һөнәр ияләре. Кайбер гаиләләр бәйгедә династияләре катнашты.
Бәйге барышында алар гаиләнең шәҗәрә белән бәйле визит карточкасын, театрлаштырылган нинди дә булса йола күренешен сурәтләргә, шулай ук концерт номеры белән чыгыш ясарга тиешләр иде.
Көндәшледән Ильяс һәм Наилә Фәләхиевлар уллары Ниязга юкә каерысын эшкәртү йоласын күрсәттеләр. Бергәләп мунчала, пумала һәм башкаларны ясап күрсәттеләр. Чыгышларын күмәк бию һәм халкыбызның “Юкә-юкә” җыры белән тәмамладылар.
Түбән Сикияздан Леонида һәм Валерий Гәрәйшиннар чын ир һәм хатын гаиләдә нинди булырга тиешлеген күрсәттеләр. Бер-береңне аңлый белү темасы. Шулай ук алар Түбән Сикияз авыл мәдәният йорты фольклор төркеме озатуында “Кияү мунчасы” йоласын күрсәттеләр. Гаиләләрендә ике кыз: Луиза, Снежананы тәрбиялиләр. Луиза чыр башкару күрсәтте.
Районда педагоглар, хокук саклау органнары династиясе буларак билгеле – Иске Балтачтан Эльза, Аскар, Гүзәл, Флидә, Рөстәм Галиевлар гаиләсен белмәгән кеше юк. Кече Ватаннары яшәеше өчен хәстәрлек күрсәткәннәре өчен аларны аеруча хөрмәт итәләр. Әлеге бәйгедә Галиевлар гаиләдә дини тәрбия темасын ачып салдылар. Мәктәп яшендәге Аскар азан әйтте. Бергәләп, барлык гаиләләр иминлеге өчен дога клдылар. Гүзәл Гыйльмуллина азан тарихы турында сөйләде. Аскар башкорт егетләре биюен дә башкарды. Ә нәсел шәҗәрәсе белән чагыштырганда, Гүззәл һәм Рөстәм балачакларында зур әтиләре һәм зур әниләре кунракка килүен ничек көткәннәрен сагынып искә алдылар.
Сүз дә юк, гаилә үзе бер тарих. Иске Балтачтан Әхмәдиевлар-Акберовлар династиясе чыгышында да ачык күренде бу. Бәйгедә төп катнашучылар Илзида Илдус Әхмәдиевлар. Аларның чыгышларын тулыландырырга Әти-эниләре Ришат-Фәйрүзә, Флүр-Лилиана, хәтта зур әтиләре һәм зур әниләре Резеда һәм Фәйзелкавый Акберовлар килгән. Унбер онык, алты оныкчык иясе бүген заманында биш ир балага гомер бүләк иткән Резеда һәм Фәйзелкавый Акберовлар. Алтмыш өч ел бергә гомер итәләр. Әлеге конкурста Акберовларның бриллиант туен сурәтләп күрсәттеләр.
-Оныклар, оныкчыклар куынычына куанып гомер иткән – безнеке кебек гаиләләр районда күп булсын!- дигән теләкләрен белдереп, район Советы секретаре әти-әнисенә чәчәкләр бүләк итте.
Иске Балтачтан Айгөл, Идел, Денис Габдрахмановлар, Ридаль Гаскәровлар бәйгедә үзләрен актив тормыш алып барган гаилә итеп күрсәтте. Төрле төбәкләргә барып ял итәләр. “Салават Юлаев” хоккей командасының һәвәс көярмәне икән алар. “Уфа-Арена”дагы матчларда еш булалар. Ә музыкаль сәләт аларда ташып тора. Район күләмендә узган бер генә чара да алар башкарган җырларсыз узмый диярлек. Әлеге бәйгедә Гаскәров-Габдрахмановлар туган көнне бәйрәм итү йоласын күрсәттеләр.
Конкурсантлар чыгышларга әзерләнгән арада район мәдәният сарае хезмәткәрләре Әлфинә Нуркаева, Илнара Мәхмүтова, Гөлназ Шәрифуллиналар тамашачылар алдында җырлы тәнәфес ясады.
Елга старт бирелде. Беренче бәйгенең җиңүчеләре дә билгеле “Халык традицияләрен саклау” номинациясе Дипломына Көндәшледән Ильяс һәм Наилә Фәләхиевлар гаиләсе лаек булды. “Рухи-әхлакый кәйммәтләрне саклау” номинациясе Дипломы белән Иске Балтачтан Галиевлар гаиләсе бүләкләнде. Иске Балтачтан Әхмәдиевлар-Акберовлар гаиләләре “Гаилә традицияләрен саклау” номинациясе җиңүчесе буларак танылды. “Иҗади гаилә” номинациясе Дипломына Түбән Сикияздан Гәрәйшиннар ия булды. Иске Балтачтан Гаскәровлар-Габдрахмановлар гиләләре “Гаилә иҗаты” номинациясе җиңүчесе.
–Ел илһамлы энергия һәм уңайлык белән башланып, гаиләләрне иҗади аралашуга җәлеп итсен,-диде район Хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов, бәйгегә йомгак ясаганда.