Әлеге составны “гипертониклар даруы” дип атыйлар.
Аны ясау өчен 1:1:1 нисбәтендә кара миләш, балан, бал кирәк. Барысын бергә кушып, пыяла банкага салып, капрон капкач каплап, суыткычка алып куегыз. Әгәр кан басымыгыз күтәрелә башлый икән, шушы төнәтмәне 1 аш кашыгы алып кабыгыз да 1 стакан җылы су белән эчегез. Балан һәм кара миләш баш авыртуыннан да файдалы. Ә бал исә тынычландыру үзлегенә ия.
Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.
Сәламәт булыгыз!
Авыл хатыны / Сельчанка дан