Даруларның файдасы 80 процент очракта аны ни рәвешле эчүеңә бәйле, ди белгечләр. Дару дигәнең кайчак агуга ук әйләнеп куярга мөмкин. Төймә йоттың да бетте түгел, кыскасы. Дару эчкәндә нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәк?
Аны вакытында эчәргә онытсаң, ни эшләргә?
– Даруны вакытында эчәргә кирәк. Юкса, дәвалау курсының бернинди файдасы да булмаячак. Даруны вакытында эчәргә оныткан очракта, табибыңа шалтыратып киңәшләшергә кирәк. Әгәр андый мөмкинлек юк икән, даруны тиешле вакыттан соң ике сәгать дәвамында эчәргә тырышырга кирәк. Ул чакта инде даруны икенче тапкыр эчәргә вакыт җиткән булса, беренчесен төшереп калдырырга кирәк. Гормональ даруларны, антибиотикларны ничек тә вакытында эчәргә тырышырга кирәк. Соңрак эчсәң, аларның бер файдасы да калмаска мөмкин. Көзән җыеруга каршы даруларны, антидепрессантларны вакытында эчәргә өлгермәсәң, даруны икенче тапкыр эчәр чак җиткәнне көтү хәерлерәк. Бу дарулар бик көчле. Шуңа күрә кабул итү аралары якын булса, препаратның дозасы артып китеп, кеше агуланырга да мөмкин, — терапевт.
ВТ