Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре гаражда янган машинаны сүндергәндә һәлак булган ир-атны табалар. Бу фаҗигале хәл бүген төнлә Благовещенда теркәлгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Чыганактан билгеле булуынча, бер катлы торак йортка терәп төзелгән гараж янган. Шулай ук аның эчендәге “Лада Приора" җиңел автомобиле дә янган.
"Янгын сүндерү барышында машинада 1997нче елгы ирнең үле гәүдәсе табылган. Торак йортка ут таралырга юл куелмаган", - дип хәбәр ителә ведомствода.
Хәзер Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе һәм тикшерү-оператив төркем вакыйганың сәбәбен һәм шартларын билгели.