Новости
1 февраль 2024, 14:15

Конфликтларга нокта куелачак

Математик-күрәзәче 2024 елның аеруча мөһим өч аен атаган Алар барлык конфликтларга нокта куячак, дип белдерә ул.

Конфликтларга нокта куелачакКонфликтларга нокта куелачак
Конфликтларга нокта куелачак

Григорий Кваша сүзләренчә, тиздән барлык дәүләтләр ныгый башлаган чоркиләчәк. Галим инде күп тапкырлар үзенең күрәзәчелек белән бернинди дә бәйләнеше юклыгын белдерде. Үз фаразларында ул төгәл математик исәпләүләргә һәм бөтен дөньяның тарихи ритмнарына таяна. Аның күп кенә фаразлары, шул исәптән, Григорий 1977 елда ук "күргән" СССРның таркалуы да тормышка ашкан.

Соңгы 30 елда Кваша дөнья тарихының цикллылык теориясен үстерә. Кирәкле даталарны тикшергәч, галим, барлык вакыйгалар кабатлана, дигән нәтиҗәгә килгән.

Григорий сүзләре буенча, быел кешеләрне «ут импульслары» көтә. Ләкин алар Русиягә куркыныч янамый. Мартта мөһим вакыйга булачак. Июнь импульсы халыкара хәлнең җитди кискенләшүе белән бәйле. Галим ноябрьдә көтелмәгән вакыйга булыр дип уйлый. Төгәл нәрсә булачагын әйтә алмый, ләкин 2024 елдан соң моңа кадәрге дөнья төзелеше тулысынча үзгәрәчәк, ди. Дөньяның билгеле бер циклларына сылтама ясап, математик, 2025 елда дәүләтләр ныгынган чор башланачак, дип раслый.

Галим киләсе елда дөнья сугышлары тарихы тәмамланыр дип ышана. Шул ук вакытта вак көнкүреш конфликтлары гына калачак.

Фото: “https://www.woman.ru/”

Автор:
Читайте нас