Шушы көннәрдә Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә Идел буе федераль округы олимпиадасы кысаларында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенының муниципаль этабы узды.
Кызу уенда Иске Балтач 1нче һәм 2нче, Югары Карыш, Түбән Сикияз, Иске Тимкә, Штәнде урта мәктәпләре командалары катнашты.
Уен кагыйдәләре буенча укучылар 24 сорауга җавап бирделәр, ары таба дөрес җавапларга баллар исәпләнде. Һәр сорауга бер минут вакыт бирелде.
Барлык биремнәрне дә дөрес итеп үтәп, Иске Тимкә урта мәктәбенең “Эрудитлар” командасы җиңүче буларак билгеләнде. “Белгечләр” (Югары Карыш урта мәктәбе) – икенче, “Яшь фикер йөртүчеләр” (Иске Балтач 1нче урта мәктәбе) өченче урынны яуладылар.
Җиңүче һәм призер командалар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Шулай итеп Камила Дәүләтшина, Сөмбел Солтангалиева, Илгина Саяпова, Данир Сафаров, Эльвина Шәймөхәмәтова һәм Тимур Хәбибрахмановлар биредәге интеллектуаль уенның төбәк этабында район данын яклаячаклар.