Новости
30 гыйнвар 2024, 09:55

Оеклар ап-ак булсын дисәң...

Ак төстәге оекларны юу зур мәшәкатьләр тудыра. Аларны тиз генә агарту ысулы тәкъдим итәбез.

Оеклар ап-ак  булсын дисәң...Оеклар ап-ак  булсын дисәң...
Оеклар ап-ак булсын дисәң...

Ак төстәге оекларны бернинди мәшәкатьсез тиз генә юып алам дисәгез, аларны юар алдыннан бор кислотасы эремәсендә тотыгыз.

Моның өчен бер литр җылы суга бер аш кашыгы кислота салыгыз. Бер-ике сәгать шул эремәдә тоткач, суда чайкатып аласыз да кер юу машинасына саласыз.

Ак төстәге оекларны юарга керешкәнче, лимон согы салынган җылымса суда да тотарга була. Оекларны кул белән юган очракта, аларны чайкыйсы суга бер бал кашыгы аш содасы салыгыз.

Автор:
Читайте нас