Новости
29 гыйнвар 2024, 04:05

Сөйгәненең күзенә аткан

Кул астындагы корал кайчан да булса ата инде...

Сөйгәненең күзенә атканСөйгәненең күзенә аткан
Сөйгәненең күзенә аткан

Санкт-Петербургта яшь хатын очраклы рәвештә сөйгән егетенең күзенә пистолеттан аткан. Бу хакта “Фонтанка” яза.

Басма язуынча, яшьләр төнлә Туристик урамында машинада утырган. Хатын машина утыргычы кесәсеннән пневматик пистолетны алган да аны  җентекләп карый башлаган. Кайсыдыр мизгелдә ул ялгыш ике тапкыр курокка баскан. Ату яңгыраган, пуля  яшь ирнең күзенә тигән.

Аны дәваханәгә алып киткәннәр. Пуля ирнең нәкъ күз алмасына тигән. Әле ул офтальмология бүлегендә ята, ди.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:
Читайте нас