Таиландта кеше башлы мутант-бозау туган. Урындагы фермер социаль челтәрдә сәер хайванның фотоларын урнаштырган. Фотоларда ул үләндә ята. Бозауның йоннары юк, ә аның башы гадәти булмаган формада һәм кеше башына бик охшаган.
Тайландлылар Интернет челтәрендә, бу яртылаш бала, дип шаярткан.
Элек ике башлы дүрт күзле бозау тууы турында хәбәр ителгән иде.