Новости
29 гыйнвар 2024, 11:52

Җиде олы гөнаһтан ерак бул

“Җиде иң олы гөнаһтан ерак булыгыз”.Аннан сорадылар: “Ниндиләр алар?” Ул әйтте:

Җиде олы гөнаһтан ерак булҖиде олы гөнаһтан ерак бул
Җиде олы гөнаһтан ерак бул

Пәйгамберебез (Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) әйтте:
“Җиде иң олы гөнаһтан ерак булыгыз”.Аннан сорадылар: “Ниндиләр алар?”Ул әйтте:“Аллаһка гыйбадәттә ширек кылу, сихер ясау, кеше үтерү, процентка акча бирү яки алу, ятимнәр малын ашау, сугыш кырыннан качу, саф чиста мөслимә хатынны зинада гаепләү”
✔(Бохари риваяте, 2766).

Пәйгамберебез(Аллаһның аңа сәламе вә рәхмәте булсын) шушы куркыныч гөнаһлардан ерак булырга, аларга якын килмәскә әмер итеп әйтә. Бу Аллаһ Тәгаләнең иң яратмаган һәм ачуын нык чыгара торган гөнаһлар. Әгәр дә тынычлыкта, иминлектә яшисебез килсә, алардан ерак тору хәерле. Аллаһ сакласын, бу гөнаһларның берәрсен кылсак, тәүбә кылырга ашыгыйк, аны Аллаһтан каты газап алачак көнгә калдырмыйк. Югыйсә, бу дөньяда яки ахирәттә, яки инде ике дөньяда да безнең каты газап көтәчәк.

Бүгенге тормышыбызга карасак, төрле бәла-казалар булып тора, шуның бер сәбәбе шушы гөнаһларның кешеләр арасында бик күп таралуындадыр. Аллаһ Тәгалә барыбызга да шушы гөнаһлардан имин булырга насыйп итсә, тәүфыйкъ-һидәят һәм ныклы иман бирсә иде. Гөнаһлар кылмыйча, бер Үзенә генә гыйбадәт кылып яшәргә язса иде. Әәмиин!

Автор:
Читайте нас