Новости
29 гыйнвар 2024, 11:14

Бу яшелчә картайтмый

Табиб-онколог гомер озынлыгын арттыру өчен берничә киңәш бирә.

Бу яшелчә картайтмыйБу яшелчә картайтмый
Бу яшелчә картайтмый

Табиб-онколог Андрей Воробьев белдергәнчә, гади кәбестә күзәнәкләрнең картаюын туктата яки акрынайта ала, чөнки анда С, Е витаминнары һәм бета-каротин бар, алар табигый антиоксидантлар булып тора. Бу хакта “МедикФорум” хәбәр итә.

Табиб әйтүенчә, кәбестәдә шулай ук организмга токсиннарны һәм калдыкларны чыгарырга, ашкайнату процессын тизләтергә ярдәм итүче күп азык җепселләре бар. Моннан тыш, бу ризык антоцианнарга бай, ялкынсынуны һәм йөрәк авырулары куркынычын киметә.

Онколог кәбестә ашаганда ашказанында иммун системасын саклаучы файдалы бактерияләр саны да арта, дип ассызыклый. Аерым алганда, бу тозлы кәбестәгә яки “кимчи” кәбестәгә ( әче тәмләткечләр кушып тозланган).

 

Шунысы кызыклы, галимнәр кешенең гомер озынлыгын арттыру өчен берничә гадәтне ачыклаган. Беренче чиратта, белгечләр үсемлек ризыкларын күбрәк кулланырга киңәш итә, чөнки ул файдалы матдәләргә бай, бу күп авырулар куркынычын сизелерлек киметә.

Автор:
Читайте нас