26нчы гыйнварда, Уфаның телеүзәк бинасы каршындагы мәйданда, “Көчле республика—Бердәм Башкортстан” дип аталган концерт узды.
Чараның төп максаты—республика бердәмлеге һәм төбәкнең күпмилләтле халкы өчен чыгыш ясаучы төбәк җитәкчесенә теләкләшлек һәм аның экстремистик күренешләргә, башка мәсьәләләргә каршы үткәргән сәясәтен хуплауны белдерү. Концертка республиканың төрле почмакларыннан, якынча исәп буенча, 50 меңләп кеше җыелган иде.
Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган концертны Денис Ганиев, Ильяс Батыргәрәев һәм Лилия Курамшина алып бардылар. Үзәк сәхнәдә беренчеләрдән булып Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле солистлары чыгыш ясады. Ары таба Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров, популяр башкаручылар Рөстәм Гыйззәтуллин, Дияна Ишниязова, Илнур Хәйруллин, Тимур Рамазанов, “Зайнетдин” этно-проекты, “Дәрман” проекты һәм башкалар үзләренең чагу чыгышлары белән республика халкын сөендерде.
“Кадерле якташлар! Барыннан да элек, туган Башкортстаныбызның һәм бөек Русиянең бердәмлеген хуплар өчен бирегә, Салават Юлаев мәйданына, килүегез өчен рәхмәт белдерәм. Бүген безнең меңләгән егет махсус хәрби операциядә авыр хәрби эш башкара. Алар—безнең иң төп геройлар һәм без алар белән горурланабыз.Безнең бурыч—аларга бар яклап та ярдәм итү. Кызганычка каршы, һәр җәмгыятьтә төрле сәбәпләр аркасында аны таркатырга, безнең республиканы радикаль экстремизм принципларына таянып таркатырга тырышучы кешеләр бар. Бүген без монда Башкортстанны беркемгә дә бирмибез, дип әйтер өчен җыелдык. Без монда яшәдек, яшибез һәм яшәячәкбез. Радикаль экстремизмны таратырга һәм күрсәтергә тырышкан һәркемгә без катгый җавап бирәчәкбез. Мин һәрвакыт, беренче эш көненнән үк, экстремизм белән бәйле күренешләргә түзеп тормаячакмын, дип әйттем. Һәм бүген шуны әйтәм: законны бозучыларның һәм күпмилләтле бердәмлеккә кул күтәрүчеләрнең барысы дакатгый җәза алачак.
Бүген килүегез өчен тагын бер тапкыр рәхмәт белдерәм. Тагын бер кабат әйтәсем килә: Башкортстан Русиянең терәк төбәге булды һәм булачак та. Без бергә. Безнең көч—бердәмлектә!”,—дип билгеләде Республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Яугирләрнең рухи остазлары Хәмзә-хәзрәт һәм батюшка Виктор чыгыш ясап, Башкортстан һәрвакыт күпмилләтле, бердәм һәм дус халкы белән дан тотты, дип билгеләделәр.
—Безнең Ватаныбыз нацизм һәм фашизмга каршы, бер сүз белән генә әйткәндә, шайтан армиясенә каршы көрәшә. Алар безгә пычраклык, азгынлык һәм явызлык алып килә. Бу—безнең барыбыз өчен дә зур сынау. Коръәндә: “Ялганлыкта, гөнаһта һәм дошманлыкта берләшегез, ә яхшы гамәлләрдә ярышыгыз”,—диелә. Бер “йодрык” булып берләшкәндә генә без Ватаныбызны һәм аның күпмилләтле халкын саклап кала алабыз,—диде Хәмзә-хәзрәт.
Концерт тәмамлангач, кешеләр, яраткан җырларын җырлап, канәгать булып таралышты. Бу эш масштаблы мәдәни программада гына түгел, ә кешеләрнең чын күңелдән бергә булу һәм республикадагы тормышның тотрыклыгы яклы булу теләгендә.