Новости
26 гыйнвар 2024, 04:27

Тагын җир тетрәүнең ике очрагы теркәгән...

Бу юлы кайда инде?

25 гыйнвар төнендә Алма-Аты шәһәрендә янә җир тетрәүнең ике очрагы теркәлгән. Табигать казасының үзәге Кытай территориясенә туры килгән. Бу хакта “РИА Новости” Казахстанның Алма-Аты өлкәсе Гадәттән тыш хәлләр департаменты матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза, дип хәбәр итте үзенең сайтында ВТ. “Җир тетрәү үзәге Кытай территориясендә – Алма-Атыдан көньяк-көнчыгышка таба 258 чакрым ераклыкта урнашкан”, – диелгән хәбәрдә. Җир тетрәү көче 5,1 балл тәшкил иткән. Ул җир астында ун чакрым тирәнлектә килеп чыккан. Алма-Атыда яшәүчеләр 2 баллы җир тетрәү тойган. Мәскәү вакыты белән 1.21 сәгатьтә тагын бер тапкыр – көчлерәге (5,9 балл) теркәлгән. Бу юлы инде җир тетрәү үзәгенең Кытай территориясендә Алма-Атыдан көньяк-көнчыгышка таба 273 чакрым ераклыкта урнашканлыгы ачыкланган. Алма-Атыда яшәүчеләр көче 2 баллга тигез булган җир тетрәү тойган. Исегезгә төшерәбез: сишәмбегә каршы төндә Казахстан белән Кыргызстан чигендә көче 6,7 балл тәшкил иткән җир тетрәү теркәлгән. Алма-Атыда яшәүчеләр 5 баллы җир тетрәүгә дучар булган. Җирле мэрия мәгълүматларына караганда, 67 кеше зыян күргән. Өч кеше торак йортның икенче һәм өченче катларыннан сикергән. Берсе – авыр хәлдә.

Автор:
Читайте нас