Энергетик эчемлекләр аеруча балалар һәм үсмерләр организмы өчен куркыныч тудыра. Алар әле ныгып бетмәгән организмда кан басымның кискен үзгәрүенә, баш әйләнүгә, баш авыртуына китерә, шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасының көчле йогынтысы аркасында реанимациягә эләгү куркынычын шактый арттыра, дип сөйләгән нарколог, психиатр Алексей Казанцев “360” телеканалы белән әңгәмәсендә.
Энергетиклар нерв системасын ярсыта, кан басымын күтәрә, стресс гормонын арттыра, кайбер очракларда кан куера. Бу эчемлек, чамасыз кулланганда, йөрәк-кан тамырлары чирләре куркынычын арттырырга мөмкин. Кешенең йокысы бозыла, күпмедер вакыттан күңел төшенкелеге, депрессия, хәтта агрессия, тиз ярсып китү башланырга мөмкин. Психикасы формалашып җитмәгән үсмерләр өчен энергетиклар аеруча куркыныч. Энергетик кулланучы кешегә реанимациягә эләгү, хәтта үлем куркынычы яный, дип кисәтә табиб.
Мондый эчемлекләрдә адреналин һәм таурин бар, алар йөрәк тибешен ешайта. Әгәр шул вакытта физик йөкләнеш тә була икән, бу куркыныч нәтиҗәләр белән яный, дип ассызыклый доктор.
“Анда анафилактик шокка кадәр аллергик реакциягә китерергә мөмкин булган төрле тәм көчәйткечләр бар", — ди Алексей Казанцев.
Билгеле булуынча, Дәүләт думасына алкогольсез тонизиручы эчемлекләрне (шул исәптән энергетикларны) балигъ булмаганнарга ваклап сатуны тыю турында закон проекты кертелде. Мондый башлангычның төрле сәбәпләре арасында энергетикларның психик авыруларны һәм йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемаларны кискенләштерә алуы билгеләнә.