Новости
25 гыйнвар 2024, 04:04

Тромб булмасын өчен нишләргә?

Табиб моның өчен нинди ризыклар ашарга кирәклеген аңлаткан.

Тромб булмасын өчен нишләргә?Тромб булмасын өчен нишләргә?
Тромб булмасын өчен нишләргә?

 Табиб-флебологлар белдерүенчә, тромб барлыкка килү куркынычы зур булганда кайбер ризыкларны ашарга ярамый. Кан тамырларында тромблар барлыкка килмәсен өчен чөгендер, суган һәм сарымсак ашарга кирәк. Алар канның куермавына ярдәм итә. Табиб-флеболог Максим Абасов “news102.ru” хәбәрчесенә шул хакта сөйләгән. Шул ук вакытта, флеболог кисәткәнчә, тромб барлыкка килү куркынычы зур булганда кайбер продуктларны кулланырга ярамый. Табиб бу исемлеккә иң элек хәмерне керткән, чөнки ул организмны сусызландыра. Моннан тыш яшел тәмләткечләр, шпинат, брокколи, К витаминына бай булган башка яшелчә куллануны чикләү хәерле, чөнки алар канны куерта. Шулай ук ысланган һәм тозлы ризык та, бавырга авырлык китереп, канны сыеклатучы ферментлар эшләп чыгаруга комачаулый.

Сәламәт булыгыз!

ВТ

Автор:
Читайте нас