СК хезмәткәрләре хәрби комиссариатларга армиягә хезмәт итәргә чакырыла торган эмигрантларны табарга ярдәм итәләр.
2023 елның ноябрь — декабрендә Башкортстанда күптән түгел Россия гражданлыгын алган 111 эмигрант хәрби исәпкә куелган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Уфа гарнизоны буенча хәрби тикшерү бүлегендә хәбәр иткәннәр.
Моның өчен тикшерүчеләр хәрби комиссариат хезмәткәрләре белән бергә хезмәт мигрантларының яшәү һәм эш урыннарына рейдлар үткәрә. 2023 елда РФ гражданлыгын алучыларны эзлиләр.
"Үткәрелгән чаралар барышында гражданлык алган 18 яшьтән алып 29 яшькә кадәрге 111 граждан ачыкланды һәм хәрби исәпкә куелды. Шуларның өчесе чакырылыш буенча хезмәткә чакырылган, өчесе үз теләге белән контракт буенча РФ Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә кергән”, — дип хәбәр итткәннәр Тикшерү комитетында.
Рейдларда, СК һәм хәрби комиссариатлар хезмәткәрләреннән тыш, эчке эшләр министрлыгы һәм миграция мәсьәләләре идарәсе вәкилләре катнашты, дип билгеләп үткәннәр ведомствода.
РБК хәбәр иткәнчә, Украинада махсус хәрби операция башланганнан соң, Русия хакимияте хәрби хезмәткә яраклы һәм Оборона министрлыгы белән контракт төзи алган чит ил кешеләренең РФ гражданлыгын алу процедурасын гадиләштергән. Шул ук вакытта закон «яңа» гражданнарны ике атна дәвамында хәрби исәпкә басарга мәҗбүр итә.
Узган ел көч структуралары Россия гражданлыгын алган мигрантларны эзләү буенча даими рейдлар үткәрә башлады. Мәсәлән, Санкт-Петербургта август аенда шундый бер рейдта хәрби комиссариатларга исәпкә алынмаган 100 дән артык кешене алып килгәннәр.