SHOT Telegram-каналы язуынча, ана кеше кичә Люблинодагы фатирда 13 яшьлек кызын һушсыз килеш таба. Укучы кыз идәндә яткан. Коты очкан хатын ашыгыч ярдәм чакырта. Медиклар баланы үлем тырнагыннан алып калып өлгерә. Парацетамол белән кискен рәвештә агуланган үсмерне Филатов исемендәге дәваханәгә алып китәләр. Хәзер кызның гомеренә берни янамый. Тик менә мәчесе...
Тикшерүчеләр үсмернең әнисе белән аралашкан. Хатын аларга кызының ни өчен суицид кылырга теләвен сөйләп биргән. Бала яраткан песиен югалткан. Ана кеше сүзләренчә, ул үзе мәчене тышка чыгарып ыргыткан. Кыз бала исә песиләрне бик яраткан, яраткан мәчесе белән төшкән фотосурәтләрен ул социаль челтәрләргә куеп барган.
Беренчедән, балаларның кеше гомеренә карата мөнәсәбәте, эгоизмы таң калдыра. Икенчедән, кызы белән уртак фикергә килергә кирәк булгандыр әни кешегә дә... Хәер, без вакыйганың нечкәлекләрен белмибез шул. Тик барыбер яшьләрнең кеше гомерен шулкадәр буш һәм мәгънәсез итеп күрүләре аптырата, валлаһи...
Чыганак: SHOT Telegram-каналы.