Новости
23 гыйнвар 2024, 06:42

Сәйтәк урта мәктәбендә студент укучылар белән аралашты

Башкорт дәүләт аграр университеты студенты Алсу Тәгърифуллина  үзе белем алган мәктәптә  укучылар белән очрашты

Сәйтәк урта мәктәбендә  студент укучылар белән аралаштыСәйтәк урта мәктәбендә  студент укучылар белән аралашты
Сәйтәк урта мәктәбендә студент укучылар белән аралашты

25 гыйнвар көнне — Студентлар көне . Яшьлекнең  иң истәлекле чоры — ул студент еллары.  Алсу Тәгърифуллина  Сәйтәк урта мәктәбен тәмамлап, әлеге көндә Башкорт дәүләт аграр университетында белем ала . Берничә ел  элек уку алдынгысының  Мәскәүдә Кремль чыршысында катнашканы хакында хәбәр иткән идек.

Сәйтәк урта мәктәбендә оештырылган очрашу ике як өчен дә отышлы булды, чөнки өлкән сыйныф укучылары алданда һөнәр сайлау кебек мөһим мәсьәлә тора. Алсу студент тормышы, имтиханнар хакында сөйләде. Җылы аралашу мохитендә үткән очрашу бик файдалы булды.  

Сәйтәк урта мәктәбендә  студент укучылар белән аралашты
Сәйтәк урта мәктәбендә студент укучылар белән аралашты
Автор:Рифина Нигамаева
Читайте нас