Көндәлек җимеш ашау организмга уңай йогынты ясарга мөмкин. Haber7 басмасы редакциясе көненә ким дигәндә бер алма ашауның берничә фәнни дәлилләнгән сәбәбен җыйган. Аларны барлап үтик әле.
Бу җимештә югары клетчатка булуы кандагы шикәр дәрәҗәсен нормальләштерергә ярдәм итә. Кайбер тикшеренүләр күрсәткәнчә, көненә бер алма икенче типтагы шикәр диабеты куркынычын киметә ала.
Клетчатка һәм антиоксидантлар гомуми холестерин дәрәҗәсен контрольдә тотарга булышалар.
Калий ярдәмендә алма кан тамырларын киңәйтә һәм кан басымын төшерә.
Шулай ук җимеш составындагы кверцетинда ялкынсынуга каршы үзлекләргә ия матдә бар, ул хроник авырулардан, шул исәптән астмадан өстәмә саклану булып тора.
Алма клетчаткасы һәм пробиотиклар организмның микробиомын ныгыта, ашкайнату системасын саклый һәм артык ашамаска мөмкинлек бирә торган туену хисе бирә.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу җимешне регуляр куллану озын гомер мөмкинлеген арттыра.
Шулай ук диетага алма өстәү йөрәк авыруларын яки яман шеш авыруларын киметергә мөмкин.
Яшел һәм кызыл алмаларның тәмендә җитди аермалар бар. Яшеле гадәттә әче, ә кызылы татлырак һәм тәмлерәк.
Шулай итеп, ашказаны һәм кислота белән проблемалары булган кешеләргә икенчесе, ә диабетикларга беренчесе туры килә. Беренче чиратта, табибларның шәхси өстенлекләренә һәм киңәшләренә юнәлеш тотаргар кирәк.
Сәламәт булыгыз!