Новости
23 гыйнвар 2024, 06:58

Гаилә башлыгы — кендекче әти

 Буранда, юл булмау сәбәпле ир дүртенче баласын өендә үзе таптырган

Гаилә башлыгы —  кендекче әтиГаилә башлыгы —  кендекче әти
Гаилә башлыгы — кендекче әти

Әтнә районында яшәүче ир дүртенче баласын өендә үзе таптырган Буранлы көннәрдә Әтнә районында шатлыклы вакыйга булган. Бер гаиләдә дүртенче бала дөньяга килгән. Юл мәшәкатьләре үзенекен иткән. Шул сәбәпле, көмәнле хатын бала тудыру йортына барып җитә алмаган. Гаилә башлыгына кендекче әти булырга туры килгән. Без герой атадан әлеге көтелмәгән очрак турында сораштык. –Монда бит бернинди геройлык та юк. Мин хатыныма булдыра алган кадәр ярдәм иттем. Шөкер, балабыз исән-сау. Сабыебыз – буранлы кыш бүләге. Без уйладык та, алай кычкырып йөрү килешмәс дидек, –диде исемен әйтергә теләмәгән, әмма бик бәхетле ата. 

Автор:
Читайте нас