Балтач районының көньяк-көнчыгыш төбәгендә урнашкан авыллар халкы табигать казасы нәтиҗәләрен башка торак пунктларда яшәүчеләргә караганда ныграк кичерде. Юл төзү һәм ремонтлау участогы хезмәткәрләре буран нәтиҗәләре белән көрәшә.
Гыйнвар салкыннары белән генә түгел, бураннар белән дә йөдәтә. Быел, бигрәк тә. Узган атнада Россиянең Идел буе төбәкләрендә көчле явым-төшем белән озатылган буран кыенлыклар тудырды. Хәтта, федераль юлларда автотранспорт хәрәкәтен чикләделәр. Дистәләрчә, йөзләрчә автомашиналар хуҗалары юлларда кар әсирлегендә торып калды.
Узган атна ахырына көчле буран безнең төбәккә дә килеп җитте. Хәер, бураннар аңа кадәр дә булгалап торды. Районның көньяк-көнчыгыш төбәгендә урнашкан авыллар халкы табигать казасы нәтиҗәләрен башка торак пунктларда яшәүчеләргә караганда ныграк кичерде. Ул төбәктәге авыллар җил юлында урнашкан дип әйтерлек. Урманнар, башка төр ышык юк. Юлларга көртләрне тыгызлап тутыра.
-Юлларны чистарта тордык, буран артыбыздан ук полотно читендә өелеп карган кар биеклегендә тыгызлап көрт сала барды. Инде юлларны чистартуга ныклап тотындык. Юл өзеклеге килеп туган авылларда проблеманы хәл итеп бетереп киләбез. Кызыл Восток авылына барган юлны чистарту эшен генә төгәллисебез калды дип әйтерлек,- ди Балтач район юл төзү һәм ремонтлау участогы начальнигы Илдар Җиһангиров, эшләр барышы белән таныштырып.
Кизгәнбаш, Карыш авылларында атна дәвамында юлсызлык газабы кичерделәр. Иске Солтангол авылында да булды мондый кыенлыклар. Ә Рәхимкүл авылына 21 гыйнвар көнне ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы барып җитә алмаган. Ахырда 85 яшьлек чирле ханымны каргизгеч ярдәмендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасына кадәр алып чыкканнар.
Участокта юл чистарту билгеләнешендәге егермеләп берәмлек техника исәпләнә. Кадрлар кытлыгы да булып алды. Предприятие җитәкчесе билгеләвенчә, инде штат тулып килә. Бу көннәрдә унбиш берәмлек техника эшкә чыга. Көрәкле техника механизаторлары, эшенә карап, аена илле-алтмыш мең сумга кадәр хезмәт хакы ала. Ял көннәрендә эшләгән өчен икеләтә түләү каралган.
Бер проблема – ул да булса, күпчелек техника иске. Төп таяныч ике К-700 һәм бер берәмлек Т-150 тракторына. Әлеге вакытта шнек-роторлы чистарткыч ремонтта. Ике берәмлек яңа К-700, берәр шнек-роторлы чистарткыч булса, юллар торышын тәэмин итү җиңеләрәк булыр иде.
Әле кыш узмаган. Февраль дә буранлы ай. Мартның да сюрпризлар бүләк иткән чаклары бар. Балтач район юл төзү һәм ремонтлау участогында кар-буран нәтиҗәләрен хәл итәрлек куәт юк түгел.
(Фотолар һәм видеолар өчен Илдар Җиһангировка рәхмәт!)