Тәүге Яңа ел тиражы җиңүчесе сөйләвенчә, ул билетларны якыннарына бүләк итү өчен ала. Барлыгы алты билет сатып алган. Шуларның икесен иренә бүләк иткән. Шушы билетларның берсе отышлы булып чыга, 1 миллион сум акча чыга.
«Билетларның саннарын бергәләп карап бардык. Барлык саннар туры килгәч, тәүдә аптырадык, соңыннан шатланып бер-беребезне котладык. Лотерея оточы бәхетлеләр турында еш ишеткәнем бар, әмма үзем алар рәтендә булырмын дип һич уйламаган идем”, – ди хатын.
Дарья — автосалонда сату бүлеге җитәкчесе. Аның ике баласы бар, буш вакытын аларга багышлый. Откан акча белән нәрсә эшләячәкләрен гаилә советында хәл итәргә уйлыйлар. Башкортстанда лотерядан акча отучылар соңгы вакытта ешайды.
Фото:Башинформ.