Стәрлетамак районында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре документлар тикшерү буенча рейд барышында “Москвич М412” машинасын туктатканнар. Руль артында Гафури районында яшәүче 42 яшьлек ир була.
Юл-патруль хезмәте инспекторлары юл таныклыгы номеры буенча ЮХХДИ базасында Ставрополь краенда яшәүче башка кеше теркәлүенә игътибар итә. Тикшерү барышында Гафури районы кешесе беркайчан да “права”га укымавын, ә водитель таныклыгын интернет аша 32 мең сумга сатып алуы ачыклана.
Машина йөртергә хокукы булмаган өчен иргә карата административ протокол төзелгән. Документлар ялганлаштыру очрагы буенча ирне полиция бүлегенә алып китәләр. РФ Җинаять кодексының 327нче мәддәсе буенча ялган документлар ясау, әзерләү яки әйләнеше турында җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.