—Рәхмәт барыгызга да, катнашкан авылдашларым, эшләгән эшләрегез савапка булсын, балаларга барып җитсен, файдасы тисен, ил-көннәребез тыныч булсын, сугыш тизрәк бетсен, — дип язды мессенджерлардагы авылдашлар чатында Асия Мостафина.
Бу изге эшләрдә пенсия яшендәге Гадилә апа Якупова, Галия Якупова, Гөлчибәр Әхмәтгалиева, Зилия Хәкимҗанова, Мәүлизә апа Хаҗиуллина, Рәфисә Гәрәева, Фидаия Хәйруллина, Флюра апа Шәихова, эш яшендәге Лида Кыямова, Гөлфия Галиәкбәрова, Хәмзә Фәизов катнашкан.
Авыл халкын изге башлангычка Асия Мостафина җәлеп итте.
Бер окоп шәме блиндажны 6 сәгатькә кадәр җылыта ала. Көчле салкыннарга исәпләнмәгән йокы капчыгында да аның җылысында үзеңне бик уңайлы температурада кебек хис итә аласың.
Туган-үскән, гомер иткән яктарыгыздан барган ярдәм йөрәкләрегезне җылытсын, яңа көч бирсен! Без сезнең исән-сау хәлдә зур җиңүләр белән мөмкин кадәр тиз арада кайтуыгызны көтәбез.
Зур булмаган Көнтүгеш авылыннан дүрт офицер МХОда тынычлык өчен көрәшә.