Новости
22 гыйнвар 2024, 06:50

Өч кешенең догасы кабул булыр, ди...

Нинди кешеләр турында сүз бара?

Өч кешенең догасы кабул булыр, ди...Өч кешенең догасы кабул булыр, ди...
Өч кешенең догасы кабул булыр, ди...

Өч кешенең — ата-анасының баласына кылган догасы;
мосафирлар теләге;
рәнҗетелгән кешеләр догасы һичшиксез кабул ителер.

Әйтик, сине хаксызга рәнҗеттеләр. Чыгып киттең дә паркта эскәмиядә елап утырасың. Андый вакытта күңел ачыла. Ләгънәт укыганчы:
"Йа Раббым, мине бу авырлыклардан коткар, бәрәкәт, сәгадәт насыйп ит", - дип теләргә кирәк.
Пәйгамбәребез бер хәдисендә: "Рәнҗетелгән кешеләрнең догаларыннан куркыгыз, алар белән Аллаһы Тәгалә арасында пәрдә юк", - ди. Рәнҗетелгән (мәзлүм) кеше дип бу дөньяда ниндидер ягы белән кыерсытылган кешегә әйтәләр: сукыр, чукрак, бөкре...
Аларның догалары кабул була. Аларны күргәч, Аллаһ Раббыбыздан:
"Йа Раббым, бу кешегә үзеңнең рәхмәтеңне бир", - дип сорарга кирәк. Аларны ялгыш кына да рәнҗетергә ярамый. Ул кеше авызы белән түгел, күңеле белән дога кылса да кабул булырга мөмкин.
Бохари һәм Мөслим риваятьләре.
Хәдис

Аллаһым! Биргәнеңә мең шөкер! дән

Автор:
Читайте нас