Новости
21 гыйнвар 2024, 09:23

Зиратта урын алып калсаң...

Үлемеңне якынайтасыңмени?

Зиратта урын алып калсаң...Зиратта урын алып калсаң...
Зиратта урын алып калсаң...

Халык төрле имеш-мимешләргә ышанып яши. Бүген куелган сорауда хаклык бармы? Илеш районы «Тәүбә» мәчетеннән Артур хәзрәт Габдуллинның җавабын тыңлыйк.

– Зиратта урын алып калсаң, үлемеңне якынайтасың, диләр. Бу сүзләрдә хаклык бармы?

– Бүген мәет җирләүгә бәйле бик күп ырым-шырымнар белән очрашырга туры килә. Зиратта урын алып калсаң, үлемеңне якынайтасың, диләр. Зираттан киемеңә ияргән балчык алып кайтсаң да, үлемеңне тизләтәсең, диләр. Мондый ырым-шырымнар – зур гөнаһ. Мәет җирләүне, озатуны без фәкать Аллаһы Тәгаләнең кануннарына һәм пәйгамбәребезнең сөннәтенә генә нигезләнеп эшләргә тиеш. Әгәр Коръәндә, хәдисләрдә фәлән әйбердән куркырга дигән боерык юк икән, шул гамәлне тыныч күңел белән эшлисең. Мондый ырым-шырымнар кешенең тормышын бик авырайта. Шуңа күрә аларны ишеткәч, кеше бер мәлгә туктап, бераз башын эшләтергә, уйланырга тиеш. Шул ук зиратта урын алып куйсаң, үлемеңне якынайтасың дигән гыйбарәне генә алыйк. Үлем безгә кемнән килә? Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләдән. Безгә яшәү вакытын кем куя? Аллаһы Тәгалә. Безне  дөньяга кем китерә? Аллаһы Тәгалә. Чирен, сынавын да Ул бирә. Шулай булгач, зиратта урын алып кую нигә кеше гомерен кыскартырга тиеш?


ВТ

 

Автор:
Читайте нас