Без еш кына пакетлы чәй сатып алабыз, ләкин аның эчендә нәрсәләр барлыгын уйламыйбыз да. Әйе, мондый чәй – гади һәм уңайлы, ләкин аннан баш тарту өчен берничә сәбәп бар.
1. Чәй пакетлары токсиннарны үткәрә ала.
Бу, беренче чиратта, пирамида рәвешендә ясалган пакетларга кагыла. Аларның нигезендә – азык нейлоны һәм пластик. Аны кайнар суга салгач, барлык зыянлы матдәләр чәйгә чыга.
2. Кайбер пакетлар хлор белән эшкәртелә.
Чәй пакетларының күбесе кәгазьдән ясала. Ләкин бу кәгазьне кайбер җитештерүчеләр хлор белән эшкәртә. Бу пакетлар матур күренсен һәм ак төскә керсен өчен эшләнә.
3. Пакетлы чәйнең составында фторидлар һәм пестицидлар күп.
Үсеш барышында чәй яфракларында бик күп фторлы кушылмалар җыела. Әгәр чәйнең бәясе арзан икән, димәк, аны иске яфраклардан ясаганнар. Аларда фторидлар аеруча күп дигән сүз. Мондый чәйне даими кулланучы кешедә сәламәтлек белән проблемалар башланырга мөмкин.
4. Пакетлы чәйнең тәме юк.
Әгәр дә сез чәйнең чын тәмен тоярга телисез икән, аның эре яфраклысын сайлагыз. Пакетлы чәйнең тәме юк, шуңа да җитештерүчеләр аңа төрле ароматизаторлар һәм буяулар өсти.
5. Пакетлы чәйдә чәй юк.
Сезнең чәй пакетын ачып караганыгыз бармы? Аның эчендә – гап-гади чәй тузаны. Шуңа күрәул үтәкүренмәле пакетларга да салынмый.
6. Пакетлы чәй кыйммәткә төшә.
Яфраклы чәй пакетлыга караганда күпкә арзанрак. Икенчесе кыйммәтрәк, чөнки җитештерүче акчаны пакетларга да сарыф итә.
Бәлки чәй пакетлары уңайлырактыр да, ләкин ул сәламәтлеген кайгырткан кешеләр өчен түгел.
Фото: picnic-catering.ru