Иркутск өлкәсендә булган хәл. Үсмер бала зарядкада торган телефонында уйнап, бармаксыз калган.
Ул кухняда үзе генә булган. Гаджеты зарядкада торган. Озак уйнагандыр инде, телефонның батарейкасы кызып, шарталаган. Тавышка баланың әти-әнисе йөгереп чыкса, кыз канга баткан була. Дәваханәгә алып китәләр. Кулы ныҡ яраланган, пластмасса кисәкләре беләкләренә кадәр кадалган. Әле бала авыр хәлдә.
Сак булыгыз, үзегезне саклагыз.