Новости
19 гыйнвар 2024, 09:07

Башкортстанның ЮХИДИ җитәкчесе машина йөртүчеләргә кисәтү белән мөрәҗәгать итте

Башкортстанда һава торышы начар булу сәбәпле федераль автомобиль юллары участоклары кабат ябылган.

Башкортстанның ЮХИДИ җитәкчесе машина йөртүчеләргә кисәтү белән мөрәҗәгать иттеБашкортстанның ЮХИДИ җитәкчесе машина йөртүчеләргә кисәтү белән мөрәҗәгать итте
Башкортстанның ЮХИДИ җитәкчесе машина йөртүчеләргә кисәтү белән мөрәҗәгать итте

Бу хакта бүген, 19 гыйнварда юл хәрәкәтендә катнашучыларны үз телеграм-каналында Башкортстанның ЮХИДИ җитәкчесе Владимир Севастьянов кисәтте.

Аның сүзләренчә, бүген 12.00 сәгатьтән пассажир автобуслары, маршрут таксилары, федераль әһәмияттәге гомуми файдаланудагы юлларның түбәндәге участокларында йөк транспорты хәрәкәте чикләнә:

  • М-7 Волга 1169 км-дан 1282 км-га кадәр;
  • М-5 Урал 1194 км-дан 1370 км-га кадәр.

"Сәбәбе: начар һава торышы. Ачу турында өстәмә хәбәр ителәчәк. Машина йөртүчеләргә мөмкин кадәр торак пунктлардан читтә йөрүдән тыелырга киңәш итәбез. Машина йөртүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Юлдагы авыр хәлгә эләккән кешеләр тәүлек әйләнәсе республиканың Дәүләт автоинспекциясенә түбәндәге номерлар буенча шалтыратырга мөмкиннәр: 8 (347) 235-84-02, 233-27-31", — дип хәбәр итте БР баш дәүләт автоинспекторы.

Башинформ

Фото: БР буенча ЮХИДИ

Автор:
Читайте нас