Аңарда аксым да, май да, микроэлементлар да бар.
Шуның белән кефир йөрәк-кан тамырларын һәм нерв системасын ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта.
Кальций чыганагы булуын да беләбез.
Кефир ашыйсы килүне дә баса. Болардан тыш эчәклек эшчәнлегенә яхшы тәэсир итә, организмнан шлаклар һәм агулы матдәләрне чыгара.